“Көнчыгыш” автовокзалы 20 нче гыйнвардан яңа Казан-Байлар Сабасы маршруты ача. Автобуслар көн саен автовокзалдан 9.00, 12.00 һәм 16.00 сәгатьтә кузгалалар. Байлар Сабасыннан 06.00, 12.00 һәм 14.30 сәгатьтә Тукай ур., 15б йорт адресы буенча урнашкан автовокзалдан кузгалалар.
Маршрутта уңайлы “Мерседес” микроавтобуслары йөриячәкләр. Билет бәясе 170 сум тәшкил итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, “Көнчыгыш” автовокзалы “Казан” агросәнәгать паркы янында Аграр һәм Җиһанов урамнары киселешендә урнашкан.