2016 елның 1 нче гыйнварыннан ерак араларга хәрәкәт итүче поездларда йөрү өчен яңа тариф графигы гамәлгә керде. Тарифларны көйләү буенча яңа тариф сәяхәтләр өчен оптималь вакыт сайларга һәм билет алганда 50% кадәр акчаны янга калдырырга булышачак.
“Федераль пассажир компаниясе” АҖ ел агымында ташламалар белән билетлар сатып алу өчен пассажирлага төрле өстәмә махсус тарифлар тәкъдим итәчәк.
2016 нчы елга ерак араларга хәрәкәт итүче поездлардагы СВ һәм купе вагоннарда пассажирлар ташуга түбәндәге тарифларны билгеләүнең сыгылмалы графигы билгеләнгән:
19-23 февраль +15%
24 февраль - 3 март -10%
4-8 март +15%
9 март - 28 апрель -10%
29 апрель - 9 май +15%
27 май - 9 июнь +5%
10 июнь - 31 август +15%
1-30 сентябрь +5%
1 октябрь - 2 ноябрь -10%
3-6 ноябрь +15%
7 ноябрь - 16 декабрь -10%
23-28 декабрь +5%
29-30 декабрь +15%
2016 нчы елга ерак араларга хәрәкәт итүче поездлардагы плацкарт һәм гомуми вагоннарда пассажирлар ташуга түбәндәге тарифларны билгеләүнең сыгылмалы графигы билгеләнгән:
1-18 февраль -15%
19-23 февраль +13%
24 февраль – 3 март -8%
4-8 март +13%
9 март – 28 апрель -10%
29 апрель – 7 май +7%
8-9 май -50%
10 май – 10 июнь +10%
11 июнь – 31 август +15%
1-30 сентябрь +5%
1 октябрь – 2 ноябрь -8%
3-6 ноябрь +10%
7 ноябрь – 20 декабрь -12%
21-28 декабрь +9%
29-30 декабрь +15%
Тарифларны билгеләүнең гамәлдәге сыгылмалы графигы турындагы тулы мәгълүматны “Россия тимер юллары” ААҖ рәсми сайтындагы “Пассажирларга” бүлегендә табарга була.
Әлеге график “Динамик бәя билгеләү” программасына кертелгән поездларга кагылмый.