Татарстанда һава торышы шартлары начарлану көтелә

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

 

Татарстан Республикасы территориясендә 12 нче гыйнварда сәгать 18.00 алып 14 гыйнварның 18.00 сәгатенә кадәр һава торышы шартлары начарлану көтелә.

13 нче гыйнварда тонлэ көньяк районнарда температура 26-31 гр. салкын булачак, кайбер районнарда томан булу сәбәпле күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк.

13 нче гыйнварда иртән һәм көндез һәм 14 нче гыйнварда төнлә кар явачак, урыны белән бозлавык булачак.

Татарстан Республикасы территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре саны артуы мөмкин, аеруча, М-7, М-5 «Урал», А-151 «Цивильск-Ульяновск», 1Р-175 «Йошкар-Ола – Зеленодольск» автомобиль юлларында.

Транспорт чаралары йөртүчеләренә юлларда игътибарлы булырга һәм тиешле тизлек режимын сайларга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International