Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча шәһәр яны поездлары хәрәкәте тәртибе үзгәрде

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

10 нчы гыйнвардан 29 нчы апрельгә кадәр һәм 3 нче октябрьдән 31 нче декабрьгә кадәр Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча түбәндәге поездлар хәрәкәт итәчәкләр:

- “Казан - Аэропорт” юнәлешендә: 6702 нче номерлы поезд (07:20 сәгатьтә китә – 07:48 сәгатьтә килеп җитә), 6708 нче номерлы поезд (14:45 сәгатьтә китә – 15:13 сәгатьтә килеп җитә), 6710 нчы номерлы поезд (18:05 сәгатьтә китә – 18:33 сәгатьтә килеп җитә) һәм 6716 нчы номерлы поезд (00:01 сәгатьтә китә – 00:29 сәгатьтә килеп җитә);

- “Аэропорт - Казан” юнәлешендә: 6701 нче номерлы поезд (06:30 сәгатьтә китә – 06:58 сәгатьтә килеп җитә), 6703 нче номерлы поезд (08:50 сәгатьтә китә – 09:19 сәгатьтә килеп җитә), 6709 нчы номерлы поезд (17:15 сәгатьтә китә – 17:43 сәгатьтә килеп җитә) һәм 6711 нче номерлы поезд (18:53 сәгатьтә китә – 19:21 сәгатьтә килеп җитә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International