Бүген Татарстанның ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Нижневартовск-Казан-Краснодар даими рейсына старт бирде. Беренче ике атнада очышлар 3, 5, 8, 12 һәм 15 гыйнвар көннәрендә башкарылачак. Ә 17 нче гыйнвардан даими җәдвәл барлыкка киләчәк: Казан аркылы оча торган Нижневартовск-Краснодар юнәлеше буенча оештырылган рейслар атнага 2 тапкыр – чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачаклар. Кире юнәлештә исә Краснодар-Нижневартовск рейслары пәнҗешәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә башкарыла.
Билет бәясе 4500 сумнан башлана.