Татарстанның ЮВТ АЭРО авикомпаниясе бәйрәм алдыннан һәм Яңа ел каникуллары вакытында, пассажирлар үтенече буенча, очышлар җәдвәленә Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан Мәскәүгә өстәмә рейслар кертә. Бөгелмәдән Мәскәүгә һәм Мәскәүдән Бөгелмәгә 2015 елның 27, 30 декабрендә һәм 2016 елның 8, 9, 10 гынварында көнгә ике тапкыр очып булачак.
Әлеге чорга түбәндәге җәдвәл билгеләнгән:
27 декабрь:
Бөгелмәдән сәгать 11.00 очып китә - Домодедовога сәгать 12.45 төшә
Домодедоводан сәгать 14.00 очып китә - Бөгелмәгә сәгать 15.40 төшә
30 декабрь:
Бөгелмәдән сәгать 15.00 очып китә - Домодедовога сәгать 16.45 төшә
Домодедоводан сәгать 18.05 очып китә - Бөгелмәгә сәгать 19.45 төшә
8 һәм 10 гыйнвар:
Бөгелмәдән сәгать 10.00 очып китә - Домодедовога сәгать 11.40 төшә
Домодедоводан сәгать 13.00 очып китә - Бөгелмәгә сәгать 14.35 төшә
9 гыйнвар:
Бөгелмәдән сәгать 14.00 очып китә - Домодедовога сәгать 15.40 төшә
Домодедоводан сәгать 20.45 очып китә - Бөгелмәгә сәгать 22.25 төшә
ЮВТ АЭРО авикомпаниясе үз пассажирларына күңелле очыш һәм иң яхшы Яңа ел тели.