“Казан” халыкара аэропортында буккроссинг зонасы барлыкка килде. Хәзер теләге булган һәр кеше ошаган китабын юлга ала ала, укып бетергәннән соң аны берәр җәмәгать урынында (парк, кунакханә, ресторан, поезд, аэропорт һ.б.) калдырырга тиеш була. Казан аэропортыннан китап алган вакытта башка пассажирлар өчен алмашка үзеңнән берәр төрле китап калдырырга мөмкин.
Китап стеллажы эчке авиалинияләрнең көтү залында икенче катта урнаштырылган.