Татарстанның ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе яңадан пунктуальлек буенча лидер

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүнең Домодедово аэропорты 2015 нче елның ноябренә партнер-авиакомпанияләр арасында пунктуальлек буенча конкурс нәтиҗәләрен чыгарды. Рейтинг буенча, әлеге чорда иң төгәл ташучылар итеп ЮВТ АЭРО,  «Оренбургские авиалинии», Red Wings, «Россия», Lufthansa, Air Moldova, Singapore Airlines һәм Etihad Airways танылган.

ЮВТ АЭРО авикомпаниясе 2015 нче елның август һәм сентябрь айларында әлеге исемгә лаек булган иде инде.  Шулай ук авиакомпания 2015 нче елның язгы-җәйге чоры нәтиҗәләре буенча иң пунктуаль авиаташучыларның берсе булып билгеләнгән иде.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International