Яңа ел каникуллары вакытында Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи шәһәрләренә Татарстанның ЮВТ АЭРО авикомпаниясе белән очарга була.
Авиакомпаниянең Казан - Санкт-Петербург – Казан рейслары яңа ел каникулларында, 1 нче гыйнвардан кала, көн саен гамәлдә булачак. ЮВТ АЭРОның Казаннан Сочига рейслары кире якка 2, 7 һәм 9 гыйнварда башкарылачак. Яңа елның икенче көнендә Сочига авиабилет бәясе 5400 сум торачак.