Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булып узды

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

Утырышта «2014 – 2022 елларга Татарстан Республикасы транспорт системасын үстерү» дәүләт программасының «2014 – 2022 елларга автомобиль юллары челтәрен камилләштерү, үстерү һәм саклау» ярдәмче программасына үзгәрешләр турында фикер алышынды. Шулай ук республиканың транспорт комплексының стратегик үсеше һәм 2015 елга транспорт тармагы эшенең алданук чыгарылган нәтиҗәләре мәсьәләләре каралды. Гомумән алганда, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының 2015 елдагы эшчәнлегенең “транспорт” һәм “юл хуҗалыгы” юнәлешләре буенча алдан чыгарылган нәтиҗәләр яхшы дип табылды.

Иҗтимагый совет әгъзалары Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына авыллар һәм районнар эчендә пассажирлар ташуны үстерү мәсьәләсенә аеруча игътибар бирергә тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International