Казанда яңа автовокзал барлыкка киләчәк

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

 

Казанда мәйданы 1 гектарны тәшкил итә торган автостоянкасы булган модуль тибындагы “Восточный” автовокзалын төзү эшләре тәмамланып килә. Автовокзал якын арада ачылачак.

Яңа автовокзал “Казан” агросәнәгать паркы янында Аграр һәм Җиһанов урамнары киселешендә урнашкан.

Биредә автобуслар көнчыгыш юнәлештә урнашкан торак пунктларга – Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә, Теләче, Байлар Сабасына һ.б. таба хәрәкәт итәчәк. Маршрутларда куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килә торган уңайлы автобуслар булачак. Автовокзал тәүлегенә 300 автобус үткәрергә сәләтле.

Автовокзал бинасында көтү залы, билет кассалары, ана һәм бала бүлмәсе, кафе, машина йөртүчеләр өчен ял бүлмәсе булачак.

Заманча яңа автовокзал пассажирларны бәя буенча да җәлеп итәчәк. Аерым алганда, беренче вакытта популяр Казан-Чаллы маршруты буенча билет бәясе 250 сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International