14 нче декабрьдә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Гомумроссия гражданнар кабул итү көне үткәреләчәк

2015 елның 11 декабре, җомга

 

2015 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнар кабул итү көне үткәрелә.

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында кабул итү Казан шәһ., Н.Ершов ур., 31а йорт адресы буенча үткәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, министрлык транспорт комплексы белән идарә итү, төзү, реконструкция, төбәк әһәмиятендәге гомумкулланылыштагы автомобиль юлларын, күперләрне, башка транспорт һәм инженерлык корылмаларын карап тоту һәм төзекләндерү мәсьәләләренә караган сорауларны хәл итә. Шулай ук министрлыкның төп бурычларына халыкка шәһәр яны һәм муниципальара юнәлешләрдә автомобиль, тимер юл, эчке су һәм һава транспортында хезмәт күрсәтүне оештыру тора.

 Өстәмә мәгълүматны (843) 291-91-46 телефоны аша алырга мөмкин.  Кабул итүләр алдан язылуларсыз башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International