Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Инвалидлар декадасы кысаларында уздырылган хәйрия акцияләрендә катнаштылар

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанда 1-10 декабрьдә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар уздырыла.

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре хәйрия акциясенә кушылдылар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә хәлдән килгән кадәр ярдәм иттеләр.   

Яхшы традиция буенча министрлык хезмәткәрләре үзләре опекага алган “Вера” инвалидлар оешмасында һәм Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортында булдылар. Җыелган акчага кирәкле товарлар алынды. Шулай итеп, “Вера” инвалидлар оешмасына канцелярия товарлары – ручкалар, офис техникасы өчен кәгазь, карандашлар, һәм шулай ук чәй һәм татлы ризыклар тапшырылды. Монда атна саен традиция буенча чәй эчеп, җырлар җырлап утырмалар оештырыла.

Дәрвишләр бистәсендәге балалар йорты җитәкчелеге үтенече буенча интернат өчен күп итеп памперслра, төсле карандашлар, кәгазь сатып алынды. Һәр балага (хәзер монда 210 тәрбияләнүче яши) – носки, эчке кием. Шулай ук хезмәткәрләрнең балалары биргән йомшак уенчыклар да тапшырылды. Моннан тыш, Яңа ел бәйрәмнәренә интернатка мандариннар һәм алмалар китереләчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International