Татарстанда җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташуга 17 554 рөхсәт язуы бирелгән

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

 

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен чираттагы тапкыр рөхсәт язулары бирелде. 2015 елның 10 декабренә мәгълүматлар буенча республикада 17554 рөхсәт язуы бирелгән.

Рөхсәт язуын алыр алдыннан ташучы җиңел таксида булырга тиешле барлык атрибутика белән җиһазландырылган транспорт чарасын күрсәтергә тиеш. Автомобиль түбәсендә кызгылт сары төстәге тану фонаре, кузовның ян өслегендә контраст төстәге “шашкалар” куелган булырга тиеш. Шулай ук  җиңел таксиның машина йөртүчедән уң яктагы алгы панелендә җиңел такси белән файдалану өчен түләү шартлары турында мәгълүмат, йөртүченең фотосүрәтле визит карточкасы, пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны тормышка ашыру буенча тикшерүне тәэмин итүче әгъзаның атамасы, адресы, элемтә өчен телефоны куелырга тиеш.

Татарстан Республикасы территориясендә җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыруга рөхсәт алу турындагы гаризаны ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирергә була. Гаризаны карау статусы “Гаризаларга җавап” бүлегендә гариза бирүченең Шәхси кабинетында күрсәтелгән.

 Дәүләт салымы рөхсәт язуын бирү (яңадан теркәү) өчен 400 сум,  дубликат өчен 200 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International