4-6 декабрьдә республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 92 очрагы ачыкланган

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

 

4-6 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 77 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 92 очрагы, 137 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1148 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Декабрьнең 6 көне эчендә республикада 80 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 9 кеше һәлак булган һәм 96 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International