Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 47 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 201 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 123.

 

Казан аэропортыннан 50 рейс башкарылган, шул исәптә 6 халыкара рейслар. 1813 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1047 кеше килгән.

 

7 нче декабрьдә республикада болытлы һава көтелә, көндез яңгыр явачак, көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан көчле җил. Температура: +1 - +5 гр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International