Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында бүген “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре” республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
“Тармакара идарә” номинациясендә Илнур Нурмөхәммәтов җиңүгә иреште. Министрлыкта Илнур тармак аудиты һәм тариф cәясәте бүлеге башлыгы.
Илнур, җиңүең белән котлыйбыз!
Искә төшерәбез: безнең хезмәткәрләр икенче ел “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре” конкурсында җиңүче булдылар. 2014 елда “Икътисадның реаль секторы белән идарә итү” номинациясендә тимер юл транспорты бүлегендә эшләүче Юлия Сибгатуллина җиңән иде.