4 нче декабрьдән Казан-Воронеж-Казан маршруты буенча рейслар саны өчкә кадәр арттырыла. Рейслар дүшәмбе, сишәмбе һәм җомга көннәрендә башкарылачак.
12 нче декабрьдән шимбә көннәрендә Казан – Санкт-Петербург – Казан маршруты җәдвәлгә кертелде. “ЮВТ АЭРО” АҖ әлеге маршрут буенча очуларны көн саен башкарачак.
Шулай ук ЮВТ АЭРО 12 нче декабрьдән Түбән Камадан сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә Түбән Кама-Пермь һәм Түбән Кама – Санкт-Петербург маршутлары буенча рейслар ачып җибәрә. Хәзер Татарстан авиакомпанияләре рейсларында Түбән Камадан Санкт-Петербургка атнага 5 тапкыр очарга була.