Баланс комиссиясенең чираттагы утырышы уздырылды

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

 

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашында чираттагы баланс комиссиясе утырышы узды.

          Утырышта «ПАК-Инвест» ДК (Яр Чаллы), «Нижнекамское ПАТП» ҖЧҖ һәм «Аэропорт «Бугульма» ҖЧҖ җитәкчеләре катнашты. Алар 9 айга финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәләре, 2015 елга көтелгән нәтиҗәләр буенча отчет бирделәр.

Утырышка йомгак ясап, барлык предприятиеләргә ел азагына зыян китерми торган дәрәҗәгә чыгарга һәм автомобиль транспортында даими рәвештә пассажирлар һәм багаж ташуны тоткарсыз оештыру буенча эшләрне дәвам иттерергә киңәш бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International