Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 48 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 207 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 126.
Казан аэропортыннан 56 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 14 халыкара рейслар. 1774 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1568 кеше килгән.
30 нчы ноябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: -1 - -6 гр.