Татарстанда томан булу сәбәпле күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк булачак

2015 елның 27 ноябре, җомга

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе республикада һава торышы бозылуы турында хәбәр итә. 27 ноябрьнең 23.00 сәгатеннән алып 28 ноябрь иртәсенә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан булу сәбәпле күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк булуы көтелә.

Транспорт чаралары йөртүчеләренә юлларда игътибарлы булырга һәм тиешле тизлек режимын сайларга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International