Казанда 1-17 декабрь көннәрендә Ырынбур трактының ЮХИДИ посты каршындагы өлеше ябылачак

2015 елның 27 ноябре, җомга

 

Казанда 1-17 декабрь көннәрендә Ырынбур трактының ЮХИДИ посты каршындагы юл өлеше һәм яшел зона, төзелеп килүче “Леруа Мерлен” сәүдә үзәге районында, өлешчә ябылачак. Автотранспорт хәрәкәте аэропорт юнәлешендә тыелачак.

Монда бу чорда сәүдә үзәге территориясенә керү-чыгу юлларын төзү өчен тизлекне арттыру һәм тормозлау полосаларын оештыру буенча эшләр дәвам иттереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International