Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 282 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 43 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 95 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 26 халыкара рейслар. 3537 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2870 кеше килгән.

27 нче августта республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, җил көньяк-көнбатыштан. Температура көндез: +19 +24 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International