Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 24 августы, дүшәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 276 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 41 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер, 13 халыкара рейслар. 3466 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3283 кеше килгән.

24 нче августта республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, төньяк-көнчыгыштан, төньяктан талгын җил. Температура көндез: +12- +17 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International