Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 274 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 41 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,78 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,13 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 19 халыкара рейслар. 3345 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2606 кеше килгән.

13 нче августта республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Температура көндез: +22 +27 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International