Бүген ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Казаннан Санкт-Петербургка беренче рейсны башкарды

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанның “ЮВТ АЭРО” АҖ авиакомпаниясе Казан - Санкт-Петербург - Казан маршруты буенча даими рейслар башкара башлады.


Рейслар дүшәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак.

 
Очкыч Казаннан 12.00 оча, Санкт-Петербургка 14.20 төшәчәк. Кире юнәлештә 15.35 очып китәчәк, Казанда 17.40 булачак.


Рейслар 50 урынлы “Bombardier CRJ200” һава судноларында гамәлгә ашырыла. Авиабилетларның бәяләре 5000 сумнан башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International