Казанда урам-юл челтәрен норматив хәлгә китерү буенча эшләр дәвам итә. Программа кысаларында Гадел Кутуй урамының Әбҗәлилов урамыннан алып Камалиев урамына кадәр өлеше төзекләндерелгән. Гомуми мәйданы 42 840 кв.м тәшкил иткән 2,348 км озынлыктагы юлда асфальт-бетон катламы алыштырылган, тротуарлар булдырылган.
Юл эшләренең генераль подрядчысы – «Татавтодор» ААҖ.