Татарстан Республикасы территориясендә 24-26 июльдә 81 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 110 очрагы, 180 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1900 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Июльнең 26 көне эчендә республикада 332 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 28 кеше һәлак булган һәм 413 кеше төрле тән җәрәхәте алган.