Бүген Татарстанның ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Казан-Мәскәү (Внуково) маршруты буенча беренче даими рейсны башкарды. Очкычлар якшәмбедән кала һәр иртә, шимбә көннән кала һәр кич саен очачаклар.
“ЮВТ АЭРО” АҖ генераль директоры Петр Трубаев сүзләренчә, киләчәктә Казаннан очулар географиясе киңәячәк. Шулай итеп, 30 нчы июльдән Казан - Санкт-Петербург - Казан маршруты буенча очышлар дүшәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә гамәлгә куела. 7 августтан Симферопольгә рейслар старт ала (очулар көндез җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак). 8 августтан сишәмбе һәм шимбә көннәрендә Сочига очарга мөмкин. Шулай ук Чиләбе һәм Новосибирск шәһәрләренә дә рейслар ачу планлаштырыла.
Беренче рейсын авиакомпания 17 июльдә Бөгелмәдән Мәскәүгә башкарды. Атна эчендә пассажирлар агымы 321 кеше тәшкил итте.
Рейслар 50 урынлы “Bombardier CRJ200” һава судноларында гамәлгә ашырыла.