“Red Wings” авиакомпаниясе “Казан” халыкара аэропортыннан Мәскәүгә рейслар санын арттыра.
8 нче августтан кичке рейс дүшәмбедән кала һәр көн саен гамәлгә ашырылачак.
Әлеге юнәлештә очкан өчен, барлык чыгымнарны исәпкә алып, 3150 сум түләргә кирәк булачак.
Даими рейслар Россиядә эшләнгән заманча “SSJ-100” самолетларында очачак. Очкычларда бизнес-класс өчен - 8, эконом-класс өчен 85 урын каралган.
“Казан-Мәскәү” юнәлешендәге әлеге очкычларда билет бәясенә һәм класска бәйсез рәвештә, эчемлекләр һәм ризык тәкъдим ителәчәк.
Билгеләп үтәргә кирәк, әлеге юнәлеш өчен билетларны минималь бәя тарифы буенча www.flyredwings.com сайты һәм авиакомпания агентлары аша алырга мөмкин.
Бәяләр, маршрут буенча тулырак мәгълүмат алу өчен тәүлек дәвамында күпканаллы +7 (495) 212-12-51 телефон номерына шалтыратырга була.