Казанда Т.Гыйззәт урамының 2 участогы транспорт хәрәкәте өчен этаплап ябылачак: 19-20 июньдә – Мәскәү урамыннан Г.Исхакый урамына кадәр өлеше һәм 24-30 июньдә - Б.Шаһиди урамында урнашкан 15 нче номерлы йорттан 17 нче номерлы йортка кадәрге өлеше.
Шулай ук 21-23 июньдә Г.Исхакый урамы буенча Т.Гыйззәт урамыннан алып Б.Шаһиди урамында урнашкан 17 нче номерлы йортка кадәрге юл өлешендә автотранспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла.