Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 307 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә тизлек режимы бозылмаган, маршруттан тайпылуның 40 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,94 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 53,79 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 69 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 23 халыкара рейслар. 3729 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3156 кеше килгән.

11 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, көнбатыштан салмак җил. Температура көндез: +15 - +20 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International