Татарстан Республикасы территориясендә 5-7 июньдә 99 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 98 очрагы, 252 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1269 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Июньнең 7 көне эчендә республикада 83 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 10 кеше һәлак булган һәм 96 кеше төрле тән җәрәхәте алган.