“Казан” аэропортыннан Симферопольгә яңа даими рейслар оештырылды

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

5 нче июньнән Red Wings авиакомпаниясе Казан-Симферополь маршрутын ачып җибәрде. Очулар ТУ 204 авиалайнерларында дүшәмбе һәм җомга көннәрендә башкарылачак.


Очкыч Казаннан иртәнге 04.40 сәгатьтә оча, Симферополь аэропортына 07.10 сәгатьтә төшә.


8 нче июньнән Red Wings авиакомпаниясе әлеге юнәлештә очулар санын арттырачак. Шулай итеп, дүшәмбе көннәрендә Казаннан очулар сәгать 15.20 башкарылачак, очкыч билгеләнгән пунктка 18.50 сәгатьтә килеп җитәчәк.


Рейсларны әлеге расписание буенча сентябрь азагына кадәр башкару планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International