Республикада төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында юл тамгалары төшерү буенча эшләр төгәлләнә

2015 елның 8 июне, дүшәмбе
Беренче этап кысаларында республиканың төбәк әһәмиятендәге юлларының 3 мең чакрымында юл тамгалары төшерелгән. Шуларның 600 чакрымында инновацион һәм тузуга чыдам материал термопластик кулланылган. 1 нче июльгә кадәр барлыгы 2 мең чакрымда юл тамгалары төшерәсе калган.

Казанда юл тамгалары Кремль, Ирек мәйданы, Бондаренко, Волгоград, Ямашев, Уң як Болак, Сул як Болак, Пушкин, Театр, Касаткин, Федосеев (Япеев урамына кадәр), Ярминкә мәйданы, Ленин дамбасы, Зур Кызыл, Сәлимҗанов, Чистай урамнарында тулысынча төшерелгән. Павлюхин, Оренбург тракты урамнарында, Миллениум күперендә эшләр 80% башкарылган. Бүгенге көнгә Казан юлларында термопластиктан 35 мең кв. метр тирәсе тамга төшерелгән. Инновацион тамгага акча “2015 елга юл хәрәкәте иминлеген арттыру” республика максатчан программасы нигезендә бүлеп бирелгән.

Искәртеп үтәбез, юл тамгаларын төшерү җәйге чорда тиешле температуры режимында башкарыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International