Йөк күтәреше 12 тоннадан артыграк булган транспорт чараларына федераль әһәмияткә ия автомобиль юллары буенча йөрү өчен түләү системасы булдыру принциплары хакында фикер алышынды

2015 елның 5 июне, җомга
Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында йөк күтәреше 12 тоннадан артыграк булган транспорт чараларына федераль әһәмияткә ия автомобиль юллары буенча йөрү өчен түләү системасын кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә «РТ-Инвест транспортные системы», «Газпромбанк” һәм ЮХИДИ органнары вәкилләре катнашты.


Киңәшмәне алып баручы министр урынбасары Артем Чукин билгеләп үткәнчә, 2015 елның 1 ноябреннән йөк күтәреше 12 тоннадан артыграк булган транспорт чараларына федераль әһәмияткә ия автомобиль юллары буенча йөрү өчен түләү системасы гамәлгә кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International