Казанда 5-6 июньдә Чуйков урамы транспорт хәрәкәте өчен өлешчә ябыла

2015 елның 5 июне, җомга

Казанда 5 июньнең 23.00 сәгатеннән алып 6 июньнең 05.00 сәгатенә кадәр Чуйков урамында ике участок транспорт хәрәкәте өчен ябыла. Беренче участок - Мусин урамыннан Бондаренко урамына таба баручы транспорт хәрәкәте юнәлешендә 19 һәм 17 нче номерлы йортлар янында. Икенчесе - Бондаренко урамыннан Мусин урамына таба баручы транспорт хәрәкәте юнәлешендә 6 нчы А номерлы йорт (АЗС) янында.


Монда җылылык үткәргечне төзекләндерү буенча эшләр планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International