1 нче июльдән “Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ризалыгы белән “Казан – Йошкар-Ола” һәм “Йошкар-Ола – Табашино” маршрутларын яңадан ача.
6383 нче номерлы “Казан – Йошкар-Ола” һәм 6382 нче номерлы “Йошкар-Ола – Казан” поездлары җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә хәрәкәт итәчәкләр.
6453 нче номерлы “Йошкар-Ола – Табашино” һәм 6452 нче номерлы “Табашино - Йошкар-Ола” поездлары шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә хәрәкәт итәчәкләр.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә мөмкин.