Кичә Казан-1 тимер юл вокзалыннан Мәскәү-Казан юнәлешендә 24/23 нче номерлы яңа ике катлы поезд китте.
Поезд көн саен йөриячәк. Мәскәүдән сәгать 23:10 кузгала, Казанга икенче көнне 10:45 киләчәк. Казаннан 17:10 китәчәк, Мәскәүгә икенче көнне 05:38 килеп җитәчәк. Поезд юл уңаенда Муром, Навашино, Сергач, Канаш, Урмары, Яшел Үзән станцияләрендә тукталыш ясаячак.
24/23 нче номерлы ике катлы Мәскәү-Казан поездына билетларны “ФПК” АҖ кассаларында, “РТЮ” ААҖ сайтында, үзеңә үзең хезмәт күрсәтү терминалы, веб-сайтлар аша рәсмиләштерергә була. Поезд пассажирлары электрон теркәү хезмәте белән дә файдалана алалар.