“Казан” халыкара аэропорты җәйге расписаниедә яңа даими рейслар ача

2015 елның 2 июне, сишәмбе

2 нче июньнән берьюлы ике авиакомпания “Казан” халыкара аэропортыннан курорт юнәлешләре буенча пассажирларга хезмәт күрсәтә башлады.


“Уральские авиалинии” Казан-Симферополь маршруты буенча яңа рейс ачып җибәрде. Очулар “Airbus A320” уңайлы самолетларда башкарылачак. Очкыч Казаннан сишәмбе көнне 15.15 сәгатьтә очып китә, Симферопольгә 18.10 сәгатьтә төшә, Казаннан пәнҗешәмбе көнне 18.15 сәгатьтә оча, Симферопольдә 20.45 сәгатьтә килеп җитә. Билетларның бәясе 6700 сум тәшкил итә. Әлеге рейслар 2015 елның 1 нче октябренә кадәр гамәлдә булачак.


“Ижавиа” авиакомпаниясе Казан-Сочи юнәлешендә рейслар ачып җибәрә, әлеге юнәлештәге рейслар “Казан” халыкара аэропортыннан һәр сишәмбе көнне 12.10 сәгатьтә тормышка ашырылачак. Һава судносы Сочида 15.10 сәгатьтә булачак. Билетларның бәясе 8200 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International