Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 2 июне, сишәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 301 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 56 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,50 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 54,58 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 64 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 18 халыкара рейслар. 2817 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2707 кеше килгән.

1 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура көндез: +27 - +32 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International