Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 1 июне, дүшәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 284 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 33 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,42 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 54,74 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 58 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 19 халыкара рейслар. 3116 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2898 кеше килгән.

1 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көньяк-көнчыгыштан салмак җил. Температура: +28 - +33 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International