“Победа” авиакомпания-лоукостере 31 нче майда “Сочи-Казан-Сочи маршруты буенча яңа даими рейс оештыра. Әлеге маршрут буенча очышлар атнага бер тапкыр якшәмбе көнне “Boeing 737-800” уңайлы очкычларында башкарылачак. Казаннан очкычлар 10:20 сәгатьтә кузгала, юл ике сәгатьләп вакытны ала.
Яңа рейска презентация 31 майда сәгать 08.00 “Казан” халыкара аэропортында уздырылачак.