Татарстан Республикасы территориясендә 25-26 майда 64 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 89 очрагы, 173 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1114 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Майның 26 көне эчендә республикада 305 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 36 кеше һәлак булган һәм 367 кеше төрле тән җәрәхәте алган.