Ремонт эшләре башкару сәбәпле 30 августка кадәр “Казан-Ульяновск”-Кама Тамагы автомобиль юлының 15 чакрымыннан 20 чакрымына кадәр өлешендә транспорт өчен хәрәкәт туктатыла.
Автомобильчеләргә урап үтү өчен Шеланга авылына керү юлы тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре куелган урау юл схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән.