Татарстанда төбәк әһәмиятендәге 244 000 кв. метрдан артык юл төзекләндерелгән

2015 елның 26 мае, сишәмбе

Республикада 25 майда 587,9 тонна асфальт-бетон кулланып 4830,8 кв.м. төбәк әһәмиятендәге юл төзекләндерелгән. Шул исәптә чокырларны ямау түбәндәге районнарда башкарылган: Аксубай (260,7 кв.м), Әлмәт (101 кв.м), Актаныш (247,3 кв.м), Апас (129 кв.м), Арча (261 кв.м), Бөгелмә (170,9 кв.м), Буа (183 кв.м), Биектау (248 кв.м), Чүпрәле (225 кв.м), Кама Тамагы (256,4 кв.м), Кайбыч (128 кв.м), Кукмара (167 кв.м), Лаеш (363,2 кв.м), Лениногорск (373 кв.м), Мамадыш (152,8 кв.м), Мөслим (121,3 кв.м), Яңа Чишмә (184,2 кв.м), Нурлат (197,4 кв.м), Питрәч (240 кв.м), Сарман (413,7 кв.м), Тәтеш (128,2 кв.м), Чирмешән (258 кв.м) һәм башкалар.

Хәзерге вакытта Татарстанда 29 719 тонна асфальт-бетон кулланып 244 000,7 кв.м юл төзекләндерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International