Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 26 мае, сишәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 304 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 41 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,10 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 54,46 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 21 чартер, 16 халыкара рейслар. 2477 пассажир киткән, Татарстан башкаласына 2452 кеше килгән.

26 нчы майда республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Температура: +22 - +27 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International