“Уральские авиалинии” авиакомпаниясе “Җәй-2015” сезонында яңа Казан - Санкт-Петербург маршруты ача

2015 елның 25 мае, дүшәмбе

2015 елның 26 маеннан «Уральские авиалинии» авиакомпаниясе "Airbus A320" самолетларында Казан - Санкт-Петербург авиамаршруты буенча “Казан” халыкара аэропортыннан пассажирларга хезмәт күрсәтә башлый.


Самолет Татарстан Республикасы башкаласыннан сишәмбе 18.40 сәгатьтә кузгала һәм 2 сәгать чамасы күктә булачак. Бу юнәлештә рейслар саны артачак. Казаннан Санкт-Петербургка җомга һәм шимбә көннәрендә очарга мөмкин булачак. Самолетлар 18.30 һәм 19.25 сәгатьләрдә күккә күтәреләчәк.


Бу рейслар 2015 елның октябре уртасына кадәр гамәлдә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International