Казанда 23-24 майда Фучик урамы транспорт хәрәкәте өчен өлешчә ябыла

2015 елның 18 мае, дүшәмбе

Казанда 23 майның 18.00 сәгатеннән алып 24 майның 11.00 сәгатенә кадәр Фучик урамы буенча урнашкан 87 нче номерлы бина янындагы өлеше (Рихард Зорге урамыннан Җиңү проспектына таба баручы транспорт хәрәкәте юнәлешендә) транспорт хәрәкәте өчен ябыла.


Монда бу чорда җылыүткәргечне төзекләндерү буенча эшләр планлаштырылган. Транспорт чаралары йөртүчеләренә урап узу юлларын алдан ук сайларга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International