Республикада үткән тәүлектә 12 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 12 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 30 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 28 очрагы, 28 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 402 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Майның 12 көне эчендә республикада 123 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 21 кеше һәлак булган һәм 156 кеше төрле тән җәрәхәте алган.